Концерт
Бәйрәм уңаеннан, Салагыш мәдәният йортында бик матур , бай эчтәлекле концерт узды.
Концертта , Салагыш, Уразай, Шаршады үзешчәннәре , мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Бәйрәм концерты, җырлар, биюләр, шигырьләр, котлаулар, сәхнә әсәрләре белән үрелеп барды.
Концертка , уллары махсус хәрби операциядә катнашкан аналарны, сугыш чоры балаларын чакырдык.
Аларны бәйрәм белән котлап, лалә чәчәкләре, күчтәнәчләр тапшырдык.
Сугышта корбан булган авылдашларны, бер минут тынлык белән искә алдык.
Бәйрәм концертын, Салагыш авыл җирлеге башкарма комитеты урынбасары Фәрдетдинова Илгизә Минесалих кызы, котлау белән ачып җибәрде, концерт ахырында катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Бәйрәм концерты бик күңелле узды!