Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Хәтер мәңгелек

Бүген, авылыбыз зиратында, махсус хәрби операциядә һәлак булган, авылдаш егетләребез янында булдык.
Аларны бер минут тынлык белән искә алдык, рәхмәт йөзеннән чәчәкләр салдык.
Безнең арада, солдат анасы Лена Дмитриева да бар иде. Аның олы кайгысын уртаклаштык.
Авылыбыз мөфтие, Рәшит ага Әхмәтшин, батыр егетләребез рухына багышлап дога кылды.
Рәхмәт, сезгә Ватан уллары! Сез, безнең күңелләрдә!
Хәтер мәңгелек! Тыныч йоклагыз, батыр йөрәкле авылдаш егетләр!