Безнең Геройлар
Махсус хәрби операциядә катнашучы, энемне, авылдашыбызны, бүген зурладылар.
Аны "2 дәрәҗә Батырлык өчен, медале" белән бүләкләделәр.
Чечнядагы батырлыклары өчен, ул 2000 елда "Суворов" медале белән, 2023 елда , "Махсус хәрби операциядәге батырлыклары өчен, медале" белән бүләкләнде.
Тиздән, Җиңү көне! Җиңүнең 80 еллыгын каршы алабыз!
Шул уңайдан, энем, авылдашыбыз янында кунакта булдык.
Аны бәйрәм белән котладык. Сәламәтлек, сабырлык, уңышлар, сугышлар бетеп, тиз арада исән - сау әйләнеп кайтуын теләдек.
Күгебез аяз, тыныч булсын!
Рәхмәт, Сиңа ил батыры!