Җиңү чыршылары
9 май-Җиңү көне якынлаша ! Җиңүнең 80 еллыгын каршылыйбыз!
Шул уңайдан, бүген авылыбыз һәйкәле буенда , Җиңү чыршылары утырттык.
Чыршы үсентеләрен, авылдашыбыз Фәрит абый Нигъмәтуллин алып килде.
Бу акциядә авылдашлар, мәдәният , авыл җирлеге хезмәткәрләре, депутат авылдашыбыз, Ренат абый Хисамов та катнашты.
Изге эштә катнашкан , һәр кешегә зур рәхмәт!
Җиңү чыршылары, гаскәр кеби төз, матур , булып үсеп , тирә - юньгә матурлык өләшсеннәр , дигән теләктә калабыз.
Җиңү килсен!