Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Карга боткасы

Бүген ике бәйрәм бергә узды. 1 май -Хезмәт бәйрәме һәм Карга боткасы.
Әй күңелле узды бәйрәм! Җырладык, биедек, уеннар уйнадык, тәмле ботка , кайнар чәй, тәм- томнар белән сыйландык.
Тыл ветераны Сания апа Мөшәрәпованы, якынлашып килүче Җиңү көне белән котладык. Бәйрәмгә килгән яше, карты, кунагы рәхәтләнеп ял итте бүген.
Бәйрәмнәр түгәрәк һәм мөбарәк булсын, дуслар!