Библиосумерки 2025
Бүген, башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә, "Китапханәдә бер көн" исемле акциядә катнаштык.
Тукай көнен, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, Әфган һәм Чечня батырларын, Чернобыль һәлакәтен үз эченә алган, бу чара , бай һәм матур патриотик сәгатькә әверелде.
Китапханәгә кунакка , атказанган мәдәният хезмәткәре, авылдашыбыз Әлфия апа Хәбибуллина да килде. Тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы, Рифат Гайфи улы, бу тарихи даталарга аерым тукталды. Бу чарада укучылар бик күп мәгьлүматлар, яңалыклар алдылар, фикерләр тыңладылар. Күргәзмәләр белән таныштылар. Чара ахырында , Тукайның шигырьләрен укыдылар. Бу матур чараны, "Туган тел " җыры белән тәмамладык.