Чернобыль һаләкәте
26 апрель -Чернобыль һәлакәтен искә алу көне.
Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе -Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтен билгеләп үтү көне.
Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә, шул исәптән республикабызда 12 меңгә якын кеше катнаша.
Шулай ук, авылдашыбыз Нафиков Илшат абый да, бу һәлакәтнең корбаны.
Бүген, китапханәдә , " Чернобыль һәлакәте " исемле әңгәмә узды.
Тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы, Рифат Гайфи улы, укучыларны бик күп мәгьлүматлар, яңалыклар белән таныштырды.
Әңгәмә барышында укучылар" Чернобыль корбаннары" исемле күргәзмә белән дә , таныштылар.
Күгебез аяз, илебез тыныч булсын!