Җиңүгә 80 ел
Сугыш чорында һәм аннан соңгы авыр елларда тормыш авырлыгын ныгырга өлгермәгән, иңнәрендә күтәргән яшүсмерләр- бүгенге көндә сиксәннән, туксаннан узган ак әбиләр.
Исән чакларында кадерләрен белү, ихластан рәхмәтебезне җиткерү, һәм балалык, үсмерлек елларындагы авыр хезмәтләрен бәяләү, безнең бурчыбыз.
Уразай авылында гомер кичерүче, тыл ветераны Сания апа Гарифуллинага, 1 май бәйрәме көнне , 95 яшь тула.
Шул уңайдан, олуг юбилее , якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, аның янында кунакта булдык.
Хәлен белдек, чәй өстәле әзерләдек, үткәннәрне искә алып , сөйләшеп утырдык.
Сания апаны юбилее белән котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, матур картлык теләп , саубуллаштык. Киң күңелле апабыз, килүебезгә бик сөенеп, рәхмәтләр әйтте.
Күгебез аяз, илебез тыныч булсын!
Җиңү килсен!