"Күңелләрдә син, Тукай!" - күргәзмә
26 нчы апрель- Татар дөньясы өчен истәлекле дата, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.
Шул уңайдан, китапханәдә " Күңелләрдә син, Тукай ! " исемле күргәзмә куелды.
Авылыбыз шагыйрәсе, китап авторы Тәнзилә апа Хәбибуллина китапханәдә кунакта булды. Ул, Тукайга багышланган шигырьләр укыды, аның көйгә салынган җырларын башкарды.