Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Эко весна 2025

Тиздән , яз, Җиңү бәйрәмнәре җитә. Авылыбыз , Салагышта экологик өмәләр дәвам итә.
Бүген, Җиңү бәйрәме үтәчәк, авыл уртасында урнашкан , Һәйкәл яны , аның тирәсендә, тыкырык, урам буйларында бик зур өмә ясадык.
Авылдашлар да иренеп тормаган. Сәнәк, тырма, себерке, балта, капчык , хәтта трактор, сука белән өмәгә килгәннәр.
Барчабыз да бик тырышып, чын күңелне биреп эшләдек. Тырмаладык, чүпләр җыйдык, коры- сары ботаклар кистек, җыйдык.
Җиңү бәйрәменә һәйкәл яны әзер, чиста!
Бердәм һәм бергә , сәламәт булыйк , дуслар!
Җиңү көне, шатлыклы, куанычлы хәбәрләр генә , алып килсен!