Күргәзмә "Кошлар безнең дуслар"
Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Яз бик тә матур вакыт!
Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайталар. Иң беренче булып кара карагалар килә. Аларны күргәч күңелле була. Алар артыннан сыерчыклар килә. Без аларны оялар ясап каршы алабыз. Көннәр җылынып беткәч карлыгачлар , тургайлар, сандугачлар килә.
Миңа сандугач сайравы ошый. Ул таң беленгән вакытта матур итеп сайрый.
Табигатьтә кошларны күзәтергә без бик яратабыз, чөнки алар безнең яраткан дусларыбыз.
Шул уңайдан, китапханәдә " Кошлар - безнең дуслар! " исемле күргәзмә куйдык.
Кошларны саклыйк, яклыйк, рәнҗетмик!