Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Акция "Ришвәтчелеккә каршы "Юк! "дибез"

Бүген ришвәтчелеккә каршы тору, илебездә кискен проблемаларның берсе булып тора.
Районыбызда да бу золымга каршы төрле көрәш мәсьәләләренә бүгенге көндә зур игьтибар бирелә.
Бу золымга каршы бик күп чаралар үткәрелә, лекцияләр укыла, фильмнар күрсәтелә, материаллар, буклетлар таратыла.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш-һәркемнең намус эше.
Һәрберебезгә аны безнең җәмгыятебезне җимерү коралы икәнен аңларга гына кирәк.
Шул уңайдан, бүген " Ришвәтчелеккә каршы "Юк! "дибез " исемле акция уздырдык.
Авылдашларны игьтибарлы, акыллы булырга чакырдык.
Матур киләчәк- үзебезнең кулда!