Эко весна 2025
Урамда яз! Көн кояшлы, җылы матур!
Өйдә, эш урыннары, офисларда утырасы килми.
Күңел урамга тарта, хезмәткә дәшә!
Авылларда экологик өмәләр башланып китте һәм дәвам итә.
Шул уңайдан, бүген мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, экологик өмәгә чыктык.
Чүпләр җыйдык, тырмаладык, чистарттык.
Хезмәт- кешене бизи! Өмәләрдә бердәм һәм бергә булыйк, дуслар!