Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Неделя детской книги 2025

 

Бүген, Салагыш авыл китапханәсендә балалар белән, китаплар дөньясында сәяхәттә булдык.
Балалар китабы атналыгы тәмамлану уңаеннан, "Чуковский китапларын укыйбыз" исемле чара уздырдык.
Кечкенә дуслар, укучылар бу чарада актив катнаштылар, балалар өчен, матур әдәбият, вакытлы матбугат, Чуковский китаплары белән таныштылар, аның шигырьләрен бик теләп укыдылар.
Балалар язучысы , Корней Чуковский китаплары , балаларга бик ошады. Алар , аның шигырьләреннән өземтәләр укып күрсәттеләр.
Кечкенә , 5 яшьлек дустыбыз Ангелина Тимофеева, авторның "Федорино горе" исемле китабын, рәсемнәренә карап, эчтәлеген сөйләде.
Чара барышында, фоторәсемнәрдән әкиятләр тану, исемнәрен атау оештырылды. Укучылар , сынатмадылар, рәсемнәргә карап , бик тиз әкиятләрнең исемнәрен атадылар.
Чара бик күңелле узды. Балалар китабы атналыгын, бик матур тәмамладык. Күчтәнәчләр тараттык, истәлеккә фото төштек.
Балалар безнең киләчәк! Аларны саклыйк, яклыйк, яратыйк!