Эко весна Агрыз
Яз җитү белән, шәһәр, авыл , район территорияләрендә экологик өмәләр башланып китә.
Шул уңайдан, бүген Салагыш мәдәният йорты, Салагыш авыл китапханә территорияләрендә экологик өмә ясадык.
Кар астында яткан, чүпләрне тырмаладык, себереп түктек, эреми яткан карларны тараттык, агач үсентеләрен коры -сарыдан арындырдык.
Өмәләр дәвам итә, актив һәм Бердәм булыйк, дуслар!