Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Акция "Солдатка хат"

Бүген, Салагыш авыл мәдәният йортында, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм күрсәтү максаты белән оештырылган , "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз;" исемле патриотик акциядә катнаштык.
Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала.
Авылдашлар белән берләшеп, ир- егетләргә җылы эчтәлекле хатлар яздык, сеткалар үрүне дәвам иттек, хәйрия концертлары куйдык.
Иң мөһиме - ир - егетләребез, исән - сау, тиз арада туган якларына әйләнеп кайтсыннар , дигән теләктә калабыз.
Бердәм һәм бергә булыйк!