Яулык бәйләү серләре
Салагыш авыл музеенда "Яулык бәйләү серләре" исемле чара узды.
"Яулыкларда тарих чагыла " исемле күргәзмә куелды.
Чара шигырьләр, уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Гүзәл затларыбызның башларына матур итеп, яулыклар бәйләттек. Аны мәдәният хезмәткәре Лөйсән Сабирова башкарды.
Чара ахырында матур итеп фотога төштек, тәмләп чәй эчтек.
Яулыклар турында бик күп яңалыклар белдек, фикерләр алыштык. Чара бик күңелле узды.
Ак яулыклар төсле, күңелләребез ак һәм пакь булсын, дуслар!