Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

21 февраль - Халыкара туган тел көне

21 февраль - Халыкара туган тел көне.
Шул уңайдан, Салагыш мәдәният йортында " Теле барның иле бар " исемле кичә узды.
Бәйрәм ике команда арасында ярышлар белән, башланып китте.
Җырлар, шигырьләр, биюләр, әйтем һәм мәкальләр белән үрелеп барган кичә бик күңелле узды.
Шигырьләр. Һәм китап авторы Тәнзилә апа Хәбибуллина, үзенең шигырьләрен укыды, бәйрәмне тагыда бизәде.
Ир - егетләребезне, сугыш чоры балаларын бәйрәмнәр белән котладык, рәхмәтләр юлладык.
Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
" Туган тел "җырын авылдашлар бик теләп башкардылар.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын.
Туган телебезне саклыйк һәм яклыйк!