Хәтер сәгате
15 февраль - сугышчы - интернационалистларны искә алу көне.
Шул уңайдан бүген, Салагыш авыл музеенда " Солдат сугышны сайлап алмый" исемле хәтер сәгате узды.
Чарада укучыларга Әфган, Чечня сугышында катнашкан, бүгенгесе көндә МХО да катнашучы авылдаш егетләребез турында сөйләдек, язмышлары , тормыш юллары белән таныштырдык.
Алар хөрмәтенә күргәзмәләр куйдык.
Музей җитәкчесе Хәлимә апа Хөснетдинова " Груз 200 " төшенчәсен аңлатты.
Атказанган мәдәният хезмәткәре , авылдашыбыз Әлфия ханым Хәбибуллина, герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатын , укучыларга иң матур җылы, фикерләр белән әйтеп китте.
Патриотик рухта оештырылган чара бик матур һәм эчтәлекле булды.
Аеруча авылдашыбыз, Әфганчы Рамил абый Мөхәммәдиев иҗаты алгы сызыкка куелды. Аның шигырьләре укылды.
Хәтер мәңгелек!