День памяти юного героя-антифашиста
8 февраль - Герой пионерларның батырлыкларын , уяулыкларын искә алу , аларга Дан җырлау, аларны искә алу көне.
Шул уңайдан, Салагыш мәктәбендә , 2,4,5 сыйныф укучылары белән берлектә , " Герой пионерлар" исемле хәтер сәгате узды.
Укучыларны , Герой пионерлар белән таныштырдык, аларның тормышлары, батырлыклары турында сөйләдек.
Сыйныф җитәкчесе Диләрә апа Мирхафизан кызы , Герой пионерлар турында презентация күрсәтте.
Хәтер сәгате укучыларда патриотик һәм туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләүне күздә тотып оештырылды. Чара ахырында , Зина Портновага багышланган шигырь укылды.
Дан, Герой пионерларга!