Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

27нче гыйнвар-Ленинград блокадасы өзелгән көн.

27 нче гыйнвар , илебез тарихына Ленинград блокадасы өзелгән көн буларак кереп калган.
Шул уңайдан, Салагыш авыл музеенда " Хәтер сәгате" уздырдык.
Чарада укучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Музей җитәкчесе Хәлимә апа Хөснетдинова , Ленинград блокадасы турында бик җылы эчтәлекле, дулкынландыргыч итеп сөйләде.
Чарада әтиләре сугышта катнашкан, геройларның балалары Ибрагимовлар гаиләсе дә катнашты.
Алар үзләренең әтиләре турында сөйләгәндә, күзләре яшь белән тулды.
Тәнзилә ханым, Бибел ага чарага әтиләренең фотосурәтләрен дә , алып килгәннәр.
Чара ахырында, кунакларны кайнар чәй һәм бәлеш белән сыйладык.
Барчабызга да сәламәтлек, тыныч һәм матур тормыш теләп, саубуллашты Ибрагимовлар гаиләсе.