Холокост
27 гыйнвар - Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне.
Бүген Казан җире 1945 елда Освенцим үлем концлагерен азат иткән совет гаскәре командиры каберен саклый.
1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен азат итә.
Шул уңайдан, корбаннар истәлегенә китапханәдә, " Холокост " исемле күргәзмә куелды, мәктәптә 7 сыйныф укучылары белән берлектә, дәрес узды.