9 декабрь - Ватан Геройлары көне.
9 декабрь - Ватан Геройлары көне.
Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү - ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора.
Шул уңайдан, музейда укучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, " Батырларыбыз даны мәңгелек!" исемле дәрес уздырдык.
Авылыбыз, районыбыз геройлары белән таныштык. Дәресне, музей җитәкчесе Хәлимә апа Хөснетдинова бик үзенчәлекле, бай эчтәлекле итеп алып барды. Тарихыбвз бай ! Сакларга, дәвам итәргә кирәк!
Геройлар көне белән! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!