Йөрәктән йөрәккә
Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Авылдашларыбызның хәлләрен белеп, аларны кунакка чакырып, аралашып , хәбардәр булып торабыз.
Бүген, мәдәният хезмәткәрләре, балалар бакчасы җитәкчесе Алсу Исмагилова , балалар белән берлектә, авылдашыбыз, кечкенә дустыбыз Кәримне , бакчага кунакка чакырдык.
Кәримгә 11 яшь. Ул , Тукай районы Теләнче -Тамак интернат -мәктәбендә белем ала, укырга, язарга, җырларга, биергә, дуслар белән аралашырга өйрәнә.
Балалар белән бергә, " Дустым бар " исемле җыр җырладык, Кәримгә күчтәнәчләр, истәлекле бүләкләр тапшырдык, теләкләр теләдек. Барчабыз бергә , " Без , Сине яратабыз !" дидек.
Очрашу бик күңелле узды. Саубуллашканда ,Кәрим барчабызга " РӘХМӘТ" сүзләре әйтте.
Кәримгә, әти - әнисенә, якыннарына сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык, бәхет, куанычлар гына телибез!
Балаларыбыз сәламәт булсын! Кеше бәхет өчен туа, бәхетле булсын һәркем!