3 декабрь - " Билгесез солдат көне"
3 декабрь - " Билгесез солдат көне"
Билгесез солдат көне- безнең халыкны берләштерүче, безгә үз тарихыбызны онытмаска, бабаларыбызның батырлыкларын искә алырга мөмкинлек бирүче тагын бер истәлекле дата.
3 декабрь илебез территориясендә яши , аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының хәрби батырлыгын мәңгеләштерү көне булып тора.
Шул уңайдан, авылыбыз һәйкәле янында булдык, чүп-үләннәрен утадык, чистарттык, чәчәкләр салдык.
Сугыш кырында һәлак булганнар истәлегенә, бер минут тынлык игьлан иттек.
Без бу истәлекне буыннан - буынга тапшырырга һәм сакларга тиешбез.
Сугыш кырларында һәлак булучылар истәлегенә Мәңгелек хәтер!
Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәткәрләренә баш иябез! Сезгә иминлек, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телибез!