Экстремизм терроризм
Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә.
Нәрсә ул терроризм , нинди саклык чаралары күрергә кирәк?
Террористлар - алар кешеләрне көчләп алучы, халык күп җыелган урыннарда шартлау оештыручы, корал кулланучылар.
Аларның бу ямьсез гамәлләреннән , бер гөнаһсыз кешеләр җәфа чигә, бигрәк тә балалар.
Шул уңайдан, 5, 6 сыйныф укучылары белән берлектә , " Без терроризм һәм экстремизмга каршы!" исемле дәрес уздырдык.
Тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы, Рифат абый Гайнуллин , укучыларны көчле, уяу, сизгер, сак , бердәм һәм бергә булырга өндәде.
Сак һәм уяу, сәламәт булыйк, дуслар!