Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Йөрәктән йөрәккә

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Физик - акыл мөмкинлекләре чикләнгән якыннарыбызның хәлләрен белеп, аларга хәлдән килгәнчә теләктәшлек күрсәтеп ярдәм итик.
Шул уңайдан, "Йөрәктән - йөрәккә!" исемле акциядә катнаштык.
Якыннарыбызның, авылдашларыбызның хәлләрен белдек, алар белән аралаштык, сөйләштек, гөрләштек.
Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар сынмыйлар- сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен, ямен белеп яшиләр.
Барыгызга да алдагы тормышыгызда күңел көрлеге, шатлык һәм куанычлар, күңел тынычлыгы, балалар һәм якыннар игелеге генә ,телибез!
Без, Сезнең белән! Без , бердәм һәм бергә!