29 ноябрь Татарстан Республикасы флагы көне.
29 ноябрь Татарстан Республикасы флагы көне. Шул уңайдан, музейда укучылар, укытучылар, клуб, китапханә, музей җитәкчеләре белән берлектә , " Татарстан флагы - безнең горурлык " исемле чара узды.
Чараның төп максаты - милли үзаңны күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм Татарстан флагы республика халкын берләштерүче символ буларак популярлаштыру турында иде.
Музей җитәкчесе , Хәлимә апа Хөснетдинова укучыларга беренче флагларның барлыкка килүе , триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Укучылар өч рәсми символ : Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр.
Сынлы сәнгать укытучысы Рифат Гайфи улы, флагның авторы - Татарстан Республикасының халык рәссамы , Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов, Әлифба дәреслегенә, әкиятләргә иллюстрацияләр ясаучы , бөек рәссам булуын аңлатты.
2020 елда ТАССР флагы көненең 100 еллыгы билгеләп үтелде. Бүгенге чарада , шул елда туган кечкенә дустыбыз, Ангелина Тимофеева да катнашты. Аңа 2025 елда ,5 яшь , ТАССРның төзелүенә 105 ел тулуын искәртеп уздык. Чара бик күңелле узды. Бәйрәмнәр түгәрәк һәм мөбарәк булсын!