24 ноябрь - Әниләр көне!
24 ноябрь - Әниләр көне!
Һәр кешенең тормышы Әнидән башлана. Ана мәхәббәте- иң көчле һәм ихлас хисләрнең берсе.
Бәйрәм уңаеннан, музей, китапханә, клуб хезмәткәрләре, уллары СВО да, булган әниләргә чәчәк бәйләмнәре өләштек. Аларның хәлләрен белештек, аралаштык, уллары турында сораштык.
Аларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, сабырлык һәм көч, гаилә бәхете теләдек.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Аналарның газиз уллары, үз гаиләләренә исән - имин, сау - сәламәт тиз арада, әйләнеп кайтсыннар.
Әниләр көне белән!