Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне.

16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне. Бер - береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү , бер - береңне хөрмәт итү, игелекле, мәрхәмәтле, гадел, яхшы күңелле булу, ярату, олыларны - олы, кечеләрне - кече итү, бердәм һәм бергә булу сыйфатларын , үз эченә алган бу төшенчә.
Шул уңайдан, 5, 6 сыйныф укучылары белән берлектә, " Толерантлык чәчәк таҗларында " исемле тәрбия сәгате уздырдык.
Дәрес барышында укучыларны, галим һәм рус язучыларының матур әйтемнәре, фикерләре белән таныштырдык. Толерантлык турында аңлаган фикерләрен, укучылар чәчәк таҗларына төшерделәр, һәм бу төшенчәне күзаллап рәсемнәр ясадылар. Дәрес ахырында һәр укучы, үзләренең изге, матур эш - гамәлләре турында сөйләделәр.
Тәрбия сәгате бик күңелле һәм эчтәлекле узды.
Җирдәге барлык кешеләр, балалар тынычлыкта, дуслыкта яшәсеннәр. Һәрвакыт якты, җылы кояш чыксын, күкләр аяз булсын. Һәрвакытта да гаделлек, дөреслек, бер - береңне аңлау, хөрмәт итү хакимлек итсен. Беркайчан да орыш, талаш килеп чыкмасын. Бердәм, бергә, дус һәм тату булыйк!
Иң беренче , кеше белән
Исәнләш үзең,
Чытык булма, борын чөймә,
Балкысын йөзең,
Беркайчан да , балакаем ,
Кешедән көлмә.
Тыңлый да бел, сөйләгәндә
Сүзен бүлдермә.
Яман сүз белән күңелгә
Җәрәхәт салма.
Хәрәм малга кулың сузып,
Оятка калма.
Туганнарың, дустың белән
Ризыгыңны бел.
Ятимнәргә, гарипләргә
Мәрхәмәтле бул.
Кешеләргә беркайчан да
Итмә явызлык.
Ялгыз булырга тырышма,
Кыен ялгызлык.
Вөҗданыңны, намусыңны
Беркайчан сатма.
Кырын эш белән чуалып,
Тормышың ватма.
Авырлыклар килгән чакта
Ташын шул сүзем:
Кирәк , балакай, өйрән син
Булырга түзем.