Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Яңа бәйрәм - әтиләр көне.

Яңа бәйрәм - әтиләр көне.
Безнең илебездә моңа кадәр әтиләр көне билгеләп үтелми иде, без ел саен Әниләр бәйрәмен үткәрдек, тик , гаилә башлыгы булган әти кешенең көнен билеләп үтмәдек. Бу гадел түгел, чөнки әтиләр дә гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар.
Шуңа күрә, Россия президенты тарафыннан бу хактагы указга кул куелды. Һәм октябрь аеның өченче якшәмбесе Әтиләр көне итеп билгеләнде. Шул уңайдан , без мәдәният хезмәткәрләре арасында , Әтиләр көнен билгеләп үттек.
Бәйрәм чәй өстәле артында узды. Җыр, бию, мәкаль һәм әйтемнәр, котлаулар, теләкләр, уен, ярышлар белән , үрелеп барган бәйрәм , бик күңелле узды.
Бәйрәмдә әтиләр көзге бәйләм чәчәге җыйдылар, миләштән беләзек тезделәр, балык тоттылар, " Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр.
Дамир абый Муллахметов , үзенең матур җырлары белән, бәйрәмне тагы да бизәде.
Бәйрәм ахырында әтиләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдык.
Ибрагимов Инсаф "- Иң җитез әти".
Муллахметов Дамир - " Иң яхшы әти".
Мухаметшин Вәсил - " Иң акыллы әти".
Латыпов Раушан " Иң уңган әти".
Хөснетдинов Фәтих ага " Иң зирәк әти " исемнәренә лаек булдылар.
2024 ел Россиядә Гаилә елы. Арабызда үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче хезмәткәрләр дә булды. Муллахметовлар гаиләсенә 33 ел, Латиповлар гаиләсенә 21 ел, Ибрагимовлар гаиләсенә 21 ел, Мухаметшиннар гаиләсенә 9 ел, Хөснетдиновлар гаиләсенә 43 ел , Тимуршиннар гаиләсенә 43 ел тулган.
Аларны Гаилә елы һәм Әтиләр көне белән котлап иң матур теләкләрне генә юлладык.
Сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар игелеге, күңел тынычлыгы, бәхет ,шатлык , куанычлар , тигез тормыш теләдек.
Хөрмәтле ир- егетләребез, кадерле Әтиләр!
Сезне барыгызны да әтиләр көне белән тәбрик итәбез. Саулыгыгыз ныклы, тормышыгыз рәхәт, хәләл җефетләрегез тыңлаулы, балаларыгыз санаулы, оныкларыгыз сөйдергеч, киленнәрегез нурлы, кияүләрегез юмарт, ашыгыз кайнар, чәегез тәмле, телевизорыгыз пультлы, банк картагыз акчалы, өй артыгыз бакчалы, күршеләрегез әйбәт, өегез җылы, машинагыз көйле, кышларыгыз җылы булсын.
Бәйрәмнәр түгәрәк һәм мөбарәк булсын, дуслар!