Әтиләр көне
Ике гаиләнең дә ,уллары Ришат исемле. Икесе дә , СВО да, илебезнең, күгебезнең тынычлыгын саклый. Алар, зур хәреф белән язылган, БАТЫРЛАР!
20 октябрьдә Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, уллары махсус хәрби операциядә катнашып, илебез тынычлыгын саклаучы һәм яклаучы уллар үстергән, аларны чын Батырлар итеп тәрбияләгән, әтиләр янында кунакта булдым.
Әхмәтшин Рәшит Хәсән улы. Бүгенгесе көндә лаеклы ялда. Тормыш иптәше Нурания апа Зиннур кызы белән , матур тормыш корып яшәүләренә 38 ел тула.
Рәшит абый ачык йөзле, ярдәмчел, балта остасы ул. Авылдашым Рәшит ага, бик күп еллар колхозда плотник, ун елдан артык мәктәптә завхоз, ун ел агач эшкәртү пилорамасында бригадир булып эшли .
Авылдашлар бик тырышлар, уңганнар һәм булганнар. Бүгенгесе көндә ,Әхмәтшиннар гаиләсе дин юлында.
Алар өч ул тәрбияләп үстерделәр. Олы тормышка аяк бастырдылар. Олы уллары , Ринат Әхмәтшин - адвокат. Ул ,Ижау каласында эшли , матур гына гаилә корып яши, ике бала әтисе. Уртанчы уллары Раушан- юрист. Шулай ук, Ижау каласында эшли һәм яши. Гаиләсе , ике балалары бар.
Төпчек уллары Ришат - СВО да, Илебез тынычлыгын яклый.
Әхмәтшиннар гаиләсе дүрт оныкка әби һәм бабай.
Әзиятов Равил Касыйм улы лаеклы ялда. Әнием Гүзәлия белән тормыш корып , гомер итүләренә 48 ел тула. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. 8 оныкка әби һәм бабай.
Әтием Равил, колхозда тракторчы , урман хуҗалыгында лесник булып эшләде.
Яхшы күрсәткечләре һәм хезмәтләре өчен, 1981 елда " Хезмәт билесе" ордены белән бүләкләнә. Шулай ук, " Хезмәт ветераны" исеменә дә лаек ул. Уртанчы уллары Ришат - СВО да , Илебез тынычлыгын саклый.
2024 ел Россиядә Гилә елы. 20 октябрьдә Әтиләр көне. Шул уңайдан бу ике гаиләне, бәйрәмнәр белән котлыйм. Сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, матур, тигез картлык, балалар һәм оныклар игелеге, иминлеге телим!
Илебезнең тынычлыгын яклаучы һәм саклаучы , БАТЫР уллар үстергән, Рәшит һәм Равил агаларга, зур рәхмәт! Илләребез тынычланып, күкләребез аяз булып, тиз арада улларыгызны гаиләгездә шатланып- сөенеп, каршы алырга язсын!
Алар ,БАТЫРЛАР ! Сез ,БАТЫР егетләребезнең горур аталары!
Егетләребез тынычлык өчен көрәшкәндә, әлбәттә , һичшиксез Җиңү безнеке булыр!
Илдә тынычлык өчен хәрби бурычын үтәүче барлык егетләргә, әтиләргә , аларның гаиләләренә тирән рәхмәтләребезне , хөрмәтебезне һәм изге теләкләребезне җиткерәбез.
Бәйрәм белән , сезне БАТЫРЛАР! Сезгә сәламәтлек, сабырлык телибез! Сезне көтәбез һәм хөрмәт итәбез!
Гаиләләребез имин һәм матур булсын! Илләребез тыныч, күкләребез аяз, өстәлләребез түгәрәк, бәйрәмнәр мөбарәк булсын, дуслар!