Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

1 октября-День добра и уважения

Бүген өлкәннәрне котлау уңаеннан, авылыбыз Салагышта , бик зур бәйрәм узды.
Җырлар, шигырьләр, теләкләр ,котлаулар белән үрелеп барган бәйрәм, өлкәннәр күңелендә озак сакланыр әле.
Бәйрәм бик күңелле узды. Төрле уеннар, котлаулар, бүләкләүләр. бәйрәмне тагы да баетты.
Бәйрәм барышында " Шалкан әкияте" сәхнәләштерелде. Өлкәннәр бу әкиятне бик теләп һөм актив башкардылар.
Бу бәйрәмдә катнашкан, һәм үзеннән зур өлеш керткән һәр хезмәткәргә, укучыларга, җитәкчеләргә зур рәхмәт.
Бәйрәм ахырында өлкәннәргә чәчәк бәйләмнәре өләштек. Өлкән буын сөенеп, шатланып, рәхмәтләр әйтеп, саубуллаштылар.
Бәйрәмнәр түгәрәк һәм мөбарәк, өстәлләребез түгәрәк , илләребез тыныч булсын!