Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Интернетсыз тормыш" исемле күргәзмә

Яшь буын гына түгел, үзебез дә компьютер һәм интернетсыз бүгенге тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Сүз дә юк, кул астында булган мөмкинлекләрдән файдалану шулкадәр уңайлы. Әмма " дөньяви пәрәвез челтәре" нең зыянлы яклары хакында да онытмыйк.
Бигрәк тә балалвр өчен, аеруча куркыныч бу челтәр.
Социаль челтәрләрдә балаларны " аулаучы" төрле төркемнәрнең гамәлен терроризмга тиңләргә мөмкин.
Алар икесе дә җәмгыятьнең тотрыклыгына , тормышыбызның иминлегенә нигезләнә.
Шуңа да бу золымга каршы бергәләп көрәшү зарур. Шул уңайдан китапханәдә " Интернетсыз тормыш" исемле күргәзмә куелды.
Сак һәм уяу булыйк ,дуслар! Бу челтәрдән балаларны яклыйк һәм саклыйк!