Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Кросс - 2024

Иң зур байлык - сәламәтлек.
Сәламәт яшәү рәвешен түбәндәге өлешләргә бүлеп карарга мөмкин:
-Дөрес туклану;
-Хәрәкәт активлыгы;
-Спорт;
-Чыныгу;
-Гигиена кагыйдәләре;
-Начар гадәтләрдән саклану.
Кеще үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала.
Сәламәтлек , көч, чыдамлылык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы, стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп карар булып тора. Үз - үзеңне саклау һәм яклау- яшәешнең беренче кануны.
Шул уңайдан бүген Салагыш мәктәбендә , " Кросс -2024" уздырылды. Укучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре кросста бик теләп һәм актив катнаштылар.
Спортны яратыгыз! Шул чакта сәламәт һәм нык булырсыз!