Мир открытий и изобретений
2024 ел Россиядә Гаилә елы, Татарстанда фәнни- технологик үсеш елы итеп билгеләнде. Шул уңайдан, Салагыш авыл мәктәбендә, укучылар белән берлектә " Могҗизалар кыры" уздырдык. Чара гаилә, фәнни - технологик үсеш елына бәйле биремнәр белән үрелеп барды. Чара укучыларга бик ошады, алар актив катнаштылар һәм ял иттеләр. Насыйров Әлмир, Шакиров Нурфигат, Сәхипова Әдилә җиңүчеләр булдылар. Чараның төп җиңүчесе, 8 сыйныф укучысы ,Уразай егете Шакиров Нурфигат булды. Укучыларга, тамашачыларга, истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр таратылды. Алар бу чарага, Пушкин картасы белән, билет алып керделәр. Ямурза, Уразай, Салагыш мәдәният хезмәткәрләренә , мәктәп коллективы зур рәхмәт белдерде.