"Ватаным чәчәк атсын!" исемле ял концерты
Красный Бор мәдәният йортында ,үзешчәннәр катнашында бик матур, җылы эчтәлекле " Ватаным чәчәк атсын!" исемле ял концерты узды. Дәртле биюләр, матур җырлар белән үрелеп барган , ял концертына авыл халкы да , бик теләп килгән. Концерт бик күңелле узды. Халык зур алкышларга күмде, рәхмәтләр белдерде. Бердәм һәм бергә булыйк! Күңелләргә матурлык һәм җылылык чаткылары өләшеп яшик, дуслар!