Чәчәкләр- тормыш яме
Чәчәкләр- тормыш яме. Дөрестән дә, чәчәкләр урамнарны, өй алларын, паркларны бизи, шәһәр, авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Табигать чәчәкләрне җирне матурлау өчен үстерә. Кешеләр шул матурлыкны сакларга, бозмаска тиешләр. Чәчәкләр утыртып, тирә- юнебезне матурлыйк , дуслар! Шул уңайдан китапханәдә " Чәчәкләр илендә " исемле күргәзмә куелды. Һәм сезнең өчен, үзем үстергән чәчкләрне дә куям. Чәчәкләрдәй матур, сөйкемле, ягымлы булыйк!