Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Безнең бакча" исемле күргәзмә

Яз башлану белән бакчачылар бакча мәшәкатьләренә чума. Бакча эшенең, мул уңыш алуның үз нечкәлекләре бар.
Кайберәүләр бакчада үзләре өчен һәм " оныклар ашар" дип кенә казынса, ә кемнәрдер аны яшәү рәвешенә әйләндерә. 
Ул алар өчен хобби да, төп керем чыганагы да.
Бакча минем өчен, хобби. Мин ,кечкенәдән бакчада эшләргә яратам. Үз көчең белән үстергән, бакча җимешләренең тәме генә, ни тора! Аларны өлгергәч, түтәлләрдән өзеп алуы да , бер зур ләззәт бит! 
Бакчачы хезмәте бик авыр хезмәт. Утырткан җимешләрне үстерү, чүбен утап, су сибеп тору кебек процесслары үзәккә үтсә дә, аннары җимешләрен татып карауга ни җитә соң? Сатып алынганы бакчаныкы янында чүп кенә.
Быел , 300 төп помидор утырттым. Бер зур түтәлдә , инде помидорлар кызарып , пешеп утыралар. Икенче зур түтәлдә помидорлар үсеп, пешәргә әзерләнеп торалар.
Бакчамда суган, сарымсак, кыяр, кишер, кәбестә, чөгендер, помидор, борыч, борчак, редиска, салат, укроп, кабачки, кабак, виктория, карлыган, кура җиләк, каен җиләге, алма, груша, крыжовник барда бар. Өй алдымны төрледән - төрле , матур чәчәкләр бизи. Аларның да төре шактый.
Шул уңайдан " Безнең бакча " исемле күргәзмә куйдым. Үстергән ризыкларыбыз үзебезгә насыйп булсын, куанып, сөенеп, авыз итәргә язсын!