Хәтер исән икән-тарих бар
Хәтер исән икән-тарих бар
9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.
Бу көнне Советлар Союзы Геройлары , Россия Федерациясе Геройлары , Изге Георгий һәм Дан Орденнары кавалерлары хөрмәтләнә.
Бу данлы бәйрәм бөек Ватаныбызның кыю сугышчыларын, илебезне гасырлар буе яклап ,саклап килгән буын вәкилләрен олылау йөзеннән яңартылды.
Шул уңайдан 7 нче сыйныф укучылары белән берлектә " Хәтер мәңгелек" исемле әңгәмә уздырдык. Ватаныбыз геройлары турында нәшир ителгән әдәбият белән таныштык, укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Сугышта катнашкан бабаларын да искә алдылар. Әңгәмә ахырында Ватан геройларын 1 минут тынлык белән искә алдык.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз, балаларыбыз бәхетле булсын! Исәннәрнең кадерен,үлгәннәрнең каберен белик дуслар!