Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"СӨМБЕЛӘ" бәйрәме

"Поделки из овощей"
Без укучылар белән мәктәп бакчасында күп төрле яшелчәләр үстерәбез. Җәен ял вакытында укучылар мәктәп яны участогына эшкә йөриләр. Бергәләп түтәл казыйбыз, орлыклар чәчәбез, уҗымнар утыртабыз, чүп утыйбыз, су сибәбез, сирәклибез, өябез hәм башка төр хезмәтләр башкарабыз. Көзен унышлардан сыйланабыз, hәм "СӨМБЕЛӘ" бәйрәменә бик матур итеп яшелчәләрдән күргәзмә оештырабыз. Мәктәп яны участогында хезмәт күрсәткән hәр укучыга, хезмәткәргә зур рәхмәтләр җиткерәбез. Сәламәтлек, унышлар, бәхетләр, шатлыклар гына телибез!