Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Бөек Җиңүгә багышланган митинг

Бөек Җиңүгә багышланган митингны авыл башындагы һәйкәл янында башлап җибәрдек. Бу һәйкәл гражданнар сугышы вакытында халык бәхете өчен көрәшкән һәм һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган.
Халык хәтере-мәңгелек! Кайсы чорда гына булмасын, якты киләчәк өчен башларын салган каһарманнарны онытырга безнең хакыбыз юк. Шул уңайдан укучыларны, һәйкәл янына җыелган авыл халкын, укытучыларны тарих фәне мөгаллиме Эльвира Ясавиева һәйкәл тарихы белән таныштырды. Шулай ук, ветеран мөгаллимә Лениза апа Шәрипова да үзенең фикерләрен әйтте, һәйкәл турында белгәннәрен сөйләде һәм аңлатты.
һәйкәлгә венок салынды, һәм 1 минут тынлык оештырылды. Фәридә Кузина барлык укучыларны, авыл халкын, укытучыларны бәйрәм белән котлап, иң җылы һәм иң матур теләкләрне генә юллады.
Мөгаллим һәм мөгаллимәләр, укучылар, авыл халкы катнашындагы "Үлемсез полк" колоннасы Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнарыбызның исемнәре уеп язылган һәйкәл янына юнәлде. Митингны авылыбыз мулласы Дәнис ага ачып җибәрде.
Бөек Җиңүгә багышланган митинг бик күңелле узды. Һәйкәл буена венок һәм чәчәкләр салынды, 1 минут тынлык белән илебез азатлыгын яклап сугышкан геройларыбызны искә алдык. Бу зур бәйрәм берсеннән-берсе матур җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Митинг барышында Салагыш авыл җирлеге хезмәткәрләре Мансур Мөхәммәдиев, Илгизә Фәрдетдинова, Гөлфия Халматова тол калган авылдашларга, Тыл Һәм хезмәт ветераннарына, Әфган һәм Чечендә хезмәт иткән ир-егетләргә бүләкләр өләштеләр. Бүләкләр: Татарстан президенты Минниханов Рөстәм Нургали улы, Әгерҗе районы башлыгы Валеев Азат Рөстәм улы, Салагыш авыл җирлеге рәисе Мөхәммәдиев Мансур Мәсгүть улыннан юлланган иде. Тантана бик матур узды, һәйкәл шау чәчәккә күмелде, көн дә кояшлы, җылы, матур иде. Бәйрәм ахырында, бәйрәмгә килгән һәр кеше истәлеккә фотога төште. Митингта катнашкан, үзеннән зур хезмәт һәм көч куйган һәр кешегә, өлкән яшьтәге авылдашыбыз Сания апа Мөшәрәпова бик зур рәхмәт белдерде. Һәм шулай ук аеруча рәхмәтне авылыбыз җирлеге Мөхәммәдиев Мансур Мәсгүть улына һәм авыл җирлеге хезмәткәрләренә юллыйбыз. Аларга гаилә бәхете, сәламәтлек, хезмәтләрендә зур уңышлар телибез! Бөек Җиңү бәйрәме котлы һәм мөбарәк булсын хөрмәтле халкым!