Эковесна2022
Бүген көне дә җылы, матур һәм кояшлы! Урамда эшләргә күңел үсеп кенә тора. Без дә, мәктәп хезмәткәрләре һәм 6 нчы сыйныф укучылары белән берлектә авылыбызның Пионерлар урамында бик зур өмә иттек. Мәктәп, авыл китапханэсе,балалар бакчасы, йортлар, тыкрыклар тирәсендә чүпләр җыйдык, тырмаладык, ауган коймаларны торгыздык. Хезмәткәрләр дә, укучыларда бик тырышып хезмәт куйдылар. Габдрахманов Рәшит, Зарипов Илфат Нуриев Шәфкать абыйларга һәм 6 нчы сыйныф укучыларына зур рәхмәтләр җиткерәбез. Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәтегездә һәм укуларыгызда зурдан - зур уңышлар телибез! Әфәрин сез! Без Бөек Җиңү бәйрәменә әзер! Аеруча җылы рәхмәт сүзләрен авылыбыз җирлеге рәисе Мөхәммәдиев Мансур Мәсгуть улына һәм гаиләсенә юллыйбыз! Ул чүп-чарларны төяр өчен, транспорт белән ярдәм итте." Зур рәхмәт сезгә" - диде балалар бакчасы мөдире Алсу Исмәгыйлева. "Бар җирләр ачылып, яктырып китте, балалар уйный торган мәйданнарга ямь керде, - диде ул. Менә шулай мең рәхмәтләр алып, урамнарыбыз чистарганга сөенеп таралыштык без. Без булдырабыз! Бердәмлектә көч!