"Бөек Җиңүне ясыйбыз" исемле акциясе
9 май-Бөек Җиңү көне! Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне 77 нче тапкыр бүләк итә.Шул уңайдан, Ямурза башлангыч сыйныф укучылары "Бөек Җиңүне ясыйбыз" исемле акциясендә катнаштылар. Дәрес барышында укучылар "Җиңү килде җиргә яз булып" исемле күргәзмә белән таныштылар, Җиңү бәйрәме турында фикерләр алыштылар. Сезне якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән! Илләр тыныч, еллар имин булсын! Җиңү бәйрәме түгәрәк һәм мөбарәк булсын дуслар!