Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Авылыбыз Салагыш һәйкәлләре бәйрәмгә әзер!

Менә тагын җиргә май ае килде. Язлар җиткән саен сагыш та, сагыну да арта. Халкыбызның батыр уллары канлы сугыш кырларында яулап алган җиңү бәйрәменә 77 ел тула. Тиздән зур бәйрәм! Шул уңайдан авылыбыз Салагышта зур эшләр башкарылды. Урамнар, кибетләр, мәктәп, идарә, мәчет,зират буйларында, клуб һәм һәйкәлләр янында өмәләр оештырылды. Бу өмәләрдә яшьләр, өлкәннәр һәм укучылар да катнашты. Авылыбыз Салагыш башында куелган һәйкәл янында, үзләреннән бик зур көч һәм хезмәт куйган өлкән яшьтәге Сания, Миннегөл, Рәмзия, Айсылу апаларга зур рәхмәтләр җиткерәбез. Алар һәйкәл янында бик зур җыештыру, чүпләрдән чистарту эшләре алып бардылар. Без 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә, һәйкәл янында җир казып, чәчәкләр чәчтек, җыештыру эшләре дә алып бардык. Авылыбыз Салагыш һәйкәлләре бәйрәмгә әзер!
Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Һәйкәлләргә килик, гөлләр салыйк!