Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

1 нче Май-илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме.

1 нче Май-илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме.
1 нче Май - Яз һәм хезмәт көне. Шул уңайдан Уразай башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "1 нче Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме" исемле сыйныф сәгате уздырдык. Күргәзмә белән таныштык, бәйрәм турында фикер алыштык, бәйрәмгә котлау открыткалары ясадык.
Сезне Яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез! Күкләребез имин, якты булсын! Күңелләрегездә һәрвакыт шау чәчәкле май балкысын! Сезгә исәнлек саулык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, шатлык-бәхет телибез. Май ялларыгыз күңелле үтсен хөрмәтле дуслар!