Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

26 нчы апрель - татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн.

Тукай көне! 26 нчы апрель - татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн.
Килә язлар, килә язлар
Һәр ел саен үзгәрелә...
Үзгәрелә...
Һәр ел саен Тукай гына
Япь-яшь хәлдә килә безгә. Шул уңайдан Уразай башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә, Габдулла Тукайның "Эш беткәч, уйнарга ярый" исемле шигырен сәхнәләштердек. "Без Тукай оныклары!" исемле күргәзмә белән таныштык. Бу дәрес укучылар күңелендә горурлык хисләре уятты.