Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Туган авылым Салагышта яз.

Ямьле язлар җитте. Туган якларга кошлар кайтты. Туган авылым Салагышта яз. Бүген, авылым Салагышта таңнар да матуррак, яктырак атты, кояш та җылы нурларын кызганмады, кошлар да көйләрен моңлырак сузды. Кәрәзле телефон шалтырады: анда авылдашым Тәнзилә апа Хәбибуллина "Наилә апаң кайткан", - диде. Күңелем шулкадәр сөенде, шатлыгым эчемә сыймады. "Безгә килми калмасын, көтеп торам, коймак та пешердем, бергәләп чәй эчәрбез", - дидем. Озак та үтмәде кояштай җылы, нурлы, сөйкемле, киң күңелле, ачык йөзле, юмарт, ипле, игелекле, ярдәмчел" фәрештә" килеп тә керде. Исәнләшеп, саулыкларны, хәлләрне сорашып, авыл, тормыш яңалыкларын сөйләшеп авылдашыбыз Наилә апа белән чөкердәшеп чәй эчтек Күңелләрне бушаттык. Наилә апа кунакка буш кул белән килмәгән. Авыл китапханәсенә үзе нәшир иткән әдәбият, чаралар уздырганда бүләк итәр өчен, үз куллары белән ясаган, кызлар өчен, брошкалар, заколкалар, очрашу истәлеге итеп җан җылысын биреп бисерлардан тезгән беләзекләр, муенсалар, алкаларын үземә һәм кызларым Адилә белән Ангелинага бүләк итте. Гаиләмә бәхет, сәламәтлек, тигез гомер, муллык, балалар исәнлеге теләде ул. Очрашулар бик тиз узып китте. "Юлчының юлда булуы хәерле үскәнем", - дип юлга кузгалды кадерле һәм хөрмәтле авылдашыбыз Наилә апа. Юлга озатканда авылдашларыбыз Миннәхмәт абый, Галимә апа, Илнур һәм Вячеслав белән истәлеккә фотога да төште ул. 16 нчы майда олы юлга, Истанбулга җыена Наилә апа Хөрмәтова. Аңа сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар иминлеге теләп, саулыкта, муллыкта, шатлыкта, бәхеттә һәм рәхәттә гомер кичерүен теләп, янәдән очрашуларны көтеп, саубуллаштык. Хәерле сәгатьтә авылыбыз "фәрештәсе"! Изге, ак юллар сиңа! Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез һәм горурланабыз! Әфәрин син Наилә апа!Ямьле язлар җитте. Туган якларга кошлар кайтты. Туган авылым Салагышта яз. Бүген, авылым Салагышта таңнар да матуррак, яктырак атты, кояш та җылы нурларын кызганмады, кошлар да көйләрен моңлырак сузды. Кәрәзле телефон шалтырады: анда авылдашым Тәнзилә апа Хәбибуллина "Наилә апаң кайткан", - диде. Күңелем шулкадәр сөенде, шатлыгым эчемә сыймады. "Безгә килми калмасын, көтеп торам, коймак та пешердем, бергәләп чәй эчәрбез", - дидем. Озак та үтмәде кояштай җылы, нурлы, сөйкемле, киң күңелле, ачык йөзле, юмарт, ипле, игелекле, ярдәмчел" фәрештә" килеп тә керде. Исәнләшеп, саулыкларны, хәлләрне сорашып, авыл, тормыш яңалыкларын сөйләшеп авылдашыбыз Наилә апа белән чөкердәшеп чәй эчтек Күңелләрне бушаттык. Наилә апа кунакка буш кул белән килмәгән. Авыл китапханәсенә үзе нәшир иткән әдәбият, чаралар уздырганда бүләк итәр өчен, үз куллары белән ясаган, кызлар өчен, брошкалар, заколкалар, очрашу истәлеге итеп җан җылысын биреп бисерлардан тезгән беләзекләр, муенсалар, алкаларын үземә һәм кызларым Адилә белән Ангелинага бүләк итте. Гаиләмә бәхет, сәламәтлек, тигез гомер, муллык, балалар исәнлеге теләде ул. Очрашулар бик тиз узып китте. "Юлчының юлда булуы хәерле үскәнем", - дип юлга кузгалды кадерле һәм хөрмәтле авылдашыбыз Наилә апа. Юлга озатканда авылдашларыбыз Миннәхмәт абый, Галимә апа, Илнур һәм Вячеслав белән истәлеккә фотога да төште ул. 16 нчы майда олы юлга, Истанбулга җыена Наилә апа Хөрмәтова. Аңа сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар иминлеге теләп, саулыкта, муллыкта, шатлыкта, бәхеттә һәм рәхәттә гомер кичерүен теләп, янәдән очрашуларны көтеп, саубуллаштык. Хәерле сәгатьтә авылыбыз "фәрештәсе"! Изге, ак юллар сиңа! Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез һәм горурланабыз! Әфәрин син Наилә апа!