Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Елның иң укымышлы укучысы"

Салагыш мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары арасында "Елның иң укымышлы укучысы" бәйгесе узды. Укучылар бу бәйгедә бик актив катнаштылар. Фәннәр буенча белемнәрен күрсәттеләр, мастер - класста яраткан һөнәрләрен якладылар. Ямурза мәктәбендә белем алучы 4 нче сыйныф укучысы Адилә Сәхипованың кул эшләренә югары бәя бирелде. Илнур һәм Лилия гаиләдә 4 кыз тәрбияләп үстерәләр. Адилә, Ясминә, Мәрьям, Хәдичә. Кызлар берсеннән-берсе матурлар, тыйнаклар, тырышлар, уку алдынгылары.
Адилә гаиләдә баш кыз. Әнисе Лилиянең уң кулы, ярдәмчесе. Адилә бик тәмле итеп коймаклар, баллы перәннек һәм кекслар да пешерә. Коймак пешерергә әбием Әнсәрия өйрәтте, - ди Адилә. Калган тәм - томнарны китаплардан укып, пешерергә өйрәнә икән. Буш вакытларында Адилә чигә, төрле төстәге буяулар белән рәсемнәр ясый, бисер белән бик матур итеп картиналар да ясый. Дәрестә бирелгән эшләрне дә, рәсемнәрне дә, бик теләп, чын күңел биреп башкара, ясый - ди фән укытучысы Закирова Ләйсирә Муллаян кызы. Адиләнең бу хезмәтләрен күргәч исем китте, бу хезмәтләр күпме вакыт һәм сабырлык таләп итәләр бит. Әле, Адилә белән Ясминә бер көн калмый, әти-әниләре белән бергә ураза да тоталар. Кызларга "ӘФӘРИН," - диябез! Укуларында уңышлар, сәламәтлек кенә телибез. Әфәрин Адилә үскәнем! Булдырасың!