Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Көмеш каләм"

14 нче апрель көнне Әгерҗе районы, Кадыбаш мәктәбендә "Көмеш каләм" иҗат фестивале булып узды. Уразай башлангыч сыйныф укучысы Ибрагимов Инзир Инсаф улы, Эльмира Шәрифуллинаның "Дуслык, чын дуслык" исемле шигыре белән"Нәфис сүз" номинациясендә катнашып сертификат һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Әлеге фестивальдә, Инзир үзенең көчен беренче тапкыр сынады.Укучыбыз Инзиргә зур уңышлар, сәламәтлек теләп, алдагы бәйгеләрдә дә зур уңышларга ирешүен, урыннар яулавын теләп калабыз.Син әфәрин укучыбыз Инзир!